Катнашучылардан гаризалар 12-нче декабрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). «Массакүләм мәгълүмат чаралары көзгесендә шәһәр» IX Халыкара конкурсы старт алды. Анда журналистлар, газета, теле- һәм радиокомпанияләр редакцияләре коллективлары, шәһәр администрацияләре матбугат хезмәте хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурска телевидениедә, радиода, шулай ук басма массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә гамәлгә ашырылган, шәһәр администрацияләре имиджын ныгытуга ярдәм итүче, шәһәрләрнең тотрыклы үсешенең алдынгы тәҗрибәсен таратырга, массакүләм мәгълмат чаралары эшчәнлегенең әһәмиятен күтәрергә чакырылган журналист проектлары кабул ителә.
Конкурска аерым эшләр һәм тематик сайланма материаллар тәкъдим ителергә мөмкин. Гаризада массакүләм мәгълүмат чаралары һәм материал авторы турында кыскача белешмәләр бирелергә тиеш.
Конкурс быел биш номинация буенча узачак: «Бөек Җиңүгә - 75 ел. Хәтерлибез һәм горурланабыз! «Киләчәкне бергә төзибез!» (номинация БДБ барлыкка килүнең 30 еллыгына һәм Евразия киңлегенә шәһәрләрнең интеграцияләнүенә багышланган), «Акыллы шәһәр - имин шәһәр», «Халыклар дуслыгы - иҗат итү фәлсәфәсе һәм үсеше», «Талант тудырган сүзләр җир чикләрен белми» (Казахстан шагыйре һәм фикер иясе Абай Кунанбаев тууына 175 ел һәм шагыйрь Сергей Есенинның тууына 125 ел тулу уңаеннан).
Катнашуга гаризалар 12-нче декабрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар. Конкурсның нечкәлекләре нигезләмәдә бирелгән.