В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын һәм кунакларын сәхнә сәнгатенең барлык жанрларын колачлаган 10 көнлек концерт марафоны көтә.
Фото: Марат Мугинов
Фестиваль 5-нче декабрьдә ике танылган Россия коллективы - Олег Касыймов җитәкчелегендәге Уфадан Big Band BGF һәм Сергей Васильев җитәкчелегендә Татарстанның филармония джаз-оркестры катнашында джаз программасы белән ачылачак. Сиявуш Шерматов (вокал), Полина Кобец (вокал) һәм Илнур Хәйруллин (курай) махсус кунаклар булачак.
6-нчы декабрьдә С.Шалагинның яшь тамашачылар өчен «Петербургская оперетта» музыка театры көндез «Снежная королева» музыкаль әкиятен уйнаячак, ә кичен театр тамашачы игътибарына Е.Шварцның «Обыкновенное чудо» пьесасы буенча М.Гладков мюзиклын тәкъдим итәчәк.
7-нче декабрьдә фестиваль программасын классик буги-вуги, ритм-энд-блюз һәм рок-н-ролл башкаруда кабатланмас осталыгы белән танылган артист Денис Мажуков дәвам итәчәк.
9-нчы декабрьдә П.И.Чайковский исемендәге балет театры тамашачыларга «Аккош күле» классик балетын тәкъдим итәчәк.
10-нчы декабрьдә «Филармониада» кысаларында Татар филармониясе сәхнәсеннән Булгаковның «Дон Кихот» пьесасы юллары яңгыраячак, ул Павел Любимцевның авторлык эшкәртүендә Сервантесның культ романы буенча язылган. Циклның музыкаль канвасы - оригиналь аранжировкаларда классиклар шедеврлары, алар «Русская рапсодия» ансамбле солисты Павел Лукоянов тарафыннан махсус әзерләнгән.
12-нче декабрьдә Россия пианисты һәм композиторы Иван Бессоновның чыгышы булачак, ә 13-нче декабрьдә - мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен Анатолий Шутиков җитәкчелегендә Татарстанның халык уен кораллары оркестрының музыкаль-танып белү программасы узачак.
Solo Tango Orquesta Россия ансамбле музыкасына Дмитрий Кузнецов һәм Ольга Николаева башкаруында Аргентина тангосын тамашачылар 14-нче декабрьдә күрә алачак.
Фестивальнең ябылуы 15-нче декабрьдә булачак. Бу көнне тамашачылар өчен Л.Г.Зыкина исемендәге «Россия» дәүләт академия рус халык ансамбле һәм ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Филармония сайтында фестиваль программасы белән җентекләбрәк танышырга була.
«Филармониада» халыкара фестивале беренче тапкыр 2008 елда оештырыла. Фестивальнең тугыз еллык тарихында анда 2 меңнән артык артист катнашты.