Программада – иҗат коллективлары чыгышлары, аниматорлар белән балалар зонасы һәм фуд-корт эше.
Фото: Денис Гордийко
Бәйрәмдә 16:00 дән 19:00 гә кадәр иҗат коллективлары чыгышлары, аниматорлар эше, олылар һәм балалар өчен тематик һәм команда барлыкка китерүче конкурслар үткәрү, фуд-корт урнаштыру планлаштырыла.
Мондый акция Казанда беренче тапкыр гына үткәрелми: 2017-2018 елларда Халыкара күршеләр көне Харовое күле янында үтте, 2019 елда – Урицкий исемендәге паркта, 2021 елда – «Ак чәчәкләр» бульварында. Узган ел бәйрәмгә Казанның 500 дән артык кешесе килде, дип хәбәр итә ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге.