Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2020, 12:57

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Пенсионерлар өчен «Яңа музыка» камера оркестры, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова һәм башка башкаручылар чыгыш ясады.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Өлкән буын вәкилләре өчен сәхнәдә республика коллективлары һәм башкаручылары, халыкара иҗади конкурслар җиңүчеләре чыгыш ясады.

Концерт халыкара конкурс гран-при иясе – «Яңа музыка» камера оркестры башкарган Жорж Бизенең «Кармен» операсына увертюрасыннан башланды. Шулай ук сәхнәгә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Рөстәм Асаев һәм Марина Карпова чыкты. Ул (Р.Асаев) оркестрга кушылып «Әдрән диңгез» композициясен башкарды. Башкаручының (М.Карпова) репертуарында төрледән-төрле әсәрләр бар иде. Өлкән яшьтәге тамашачыларга ул популяр заманча композицияләр, борынгы җырлар, халык һәм классик әсәрләр тәкъдим итте. Казанлылар өчен шулай ук ТР атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова һәм башка башкаручылар чыгыш ясады.

Тамашачыларга үзенең котлауларын Казан шәһәре думасы депутаты, София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина җиткерде. «Безнең оркестрга бүген сезнең өчен чыгыш ясау – зур шатлык. Чөнки җанлы башкару – музыкантлар өчен тормышның мәгънәсе, ә тамаша залындагы халык һәм сезнең мәхәббәтегез – безнең өчен иң кадерлесе, – диде Л.Гарифуллина. – Сезне котлыйсым, хөрмәтемне һәм ихтирамымны белдерәсем килә. Сез һәрвакыт безнең өчен тормышта маяк булып каласыз, тормыш тәҗрибәгез, бәяләп бетергесез белемнәрегез һәм яхшылыгыгыз белән уртаклашасыз. Без моның өчен бик рәхмәтле һәм сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!».

Өлкән яшьтәге казанлылар өчен концерт чын бүләк булды. «Мин бу бәйрәмне бик гади билгеләп үтәм, шуңа күрә минем өчен концертка килү мөмкинлеге шатландыргыч, – дип билгеләде тамашачыларның берсе Алексей Калман. – Безне чакырачаклары турында белдек. Өлкәннәр көненә атап мондый чараларның махсус үткәрелүе бик яхшы».

Сүз уңаеннан, өлкәннәр өчен концерт барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне күздә тотып оештырылды. Коронавирус пандемиясе белән бәйле быел ике шәһәр концерты уздыру турында карар кабул ителде: кичә иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгышлары Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Тамашачылар тиешле дистанция калдырып утыртылды, концертта катнашучылар һәм тыңлаучылар шәхси саклану чараларын кулланды. Мәдәни үзәккә керер алдыннан килүчеләрнең температурасын үлчәделәр.

Искәртеп узабыз, Өлкәннәр ункөнлеге чорында Казанда зур мәдәни-күңел ачу программасы оештырылган: пенсионерлар спорт ярышларында, мастер-классларда катнаша, мунча, музейларга бушлай йөри, экскурсияләргә һәм концертларга бара ала. Шәһәрнең барлык районнарында да өлкәннәргә социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр үткәрелә, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булган кайнар линияләр эшли. Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт, 02.10.20
Барлык яңалыклар