В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18-нче майда Б.Урманче, В.Аксенов, А.Мәҗитов музейларында, К.Васильев галереясендә һәм Җиңү паркында махсус программа оештырылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 18-нче майда, Халыкара музейлар көнендә, Казанның Музей комплексы кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен «Музейлар көне» үткәрә. Программада: җәяүле экскурсияләр, мастер-класслар һәм воркшоплар, спектакльләр һәм концертлар. Барлык чаралар бушлай, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Халыкара музейлар көне 1977 елда музей кыйммәтләрен саклап калу һәм популярлаштыруга игътибар җәлеп итү, аудиторияне һәм практиканы киңәйтү максатыннан оештырылды.
Баки Урманче музее (Щапов ур., 20) |
||
10:30- 13:00 |
«Әкият дөньясында» |
Әкиятләр буенча викторина. Аниматорлар «Тылсымлы буяулар» (балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс) «Күңелле йөзләр» (балалар өчен аквагрим) |
12:00-15:00 |
«Дусларча шарж» |
Профессиональ рәссамнар музей кунаклары өчен портрет-шаржлар ясый |
13:00-15:00 |
«Аларда шулкадәр наз һәм тылсым бар» |
Светлана Романовадан картиналар чигү буенча мастер-класс |
15:00-17:00 |
«Балалар куллары җылысы» |
Курчак-вертушка ясау буенча мастер-класс |
11.00-14.00 |
«Йоннан ясыйбыз» |
Йоннан картиналар ясау буенча мастер-класс |
12:00-13:00 |
«Яз төсләре» |
Рәсем сәнгате буенча рәссам Михаил Краевтан балалар өчен мастер-класс |
18:00-19:00 |
«Музыканың сихерләүче авазлары» |
Инструменталь музыка концерты. Азиза Абдураимова (скрипка), Юлия Сергеева (флейта), Алсу Сөнгатуллина (фортепиано, композитор) |
Василий Аксенов музей-йорты (К.Маркс ур., 55) |
||
11:00-16:00 |
«Федор Иванович Шаляпинның музей хәзинәләре тартмачыгы» |
Казан Музей комплексының баш галиме Иннеса Эделева бөек җырчының тормышы һәм иҗаты белән бәйле коллекция турында сөйли |
18:00 |
«Чистай дәфтәре» |
Спектакль. «Реплика» әдәби-шигъри театры |
Константин Васильева галереясе (Бауман ур., 29/11) |
||
13:00 |
«Мин сине музейга алып барам» |
Константин Васильев галереясе буенча күзәтү экскурсиясе |
16:00 |
«Минем тын ватаным» |
И.Левитанның тормышы һәм иҗаты турында «Бөек рәсем осталары» циклының гаилә лекторие |
13:00 |
«Игорь Башмаковның тимердән әкияте» |
Бауман урамындагы арт-обьекталар буенча җәяүле экскурсия. Җыелу Константин Васильев галереясе янында |
18:00 |
«Икс көне» |
Татар драматургы Диас Вәлиев пьесасы буенча спектакль. «Диалог» Казан шигъри театры |
Әмир Мәҗитов музее (Дзержинский ур., 27) |
||
14:00 |
«Ленин бакчасы» лекция-экскурсиясе |
Татьяна Ляпченкованың Ленин бакчасын булдыру тарихы турында автор экскурсиясе |
12:00 |
«От и до» фотокүргәзмәсе буенча экскурсия |
Күргәзмә авторы, фоторәссам Валерий Ряшин үзенең иҗаты турында сөйли |
15:00 |
Татар чигүе буенча воркшоп |
Гамәли сәнгать рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Луиза Фәсхетдинова татар чигүенең тарихы һәм үсеше турында сөйләп воркшоп уздырачак |
«Хәтер китабы» мемориалы (Җиңү паркы, Х.Ямашев ур., 4а) |
||
11:00 |
«Традицияләрне саклап, киләчәкне тудырабыз» |
Рус һәм татар халыкларының традицияләре һәм мәдәни мирасы турында әдәби-музыкаль композиция |
12:00 |
«Фронттан хатлар» |
Бөек Ватан сугышында катнашкан Н.Д. Гребневның фронт хатлары күргәзмәсе |
14:00 |
«Татарстан музейлары» |
ТР танылган музейлары тарихы турында фильм күрсәтү |
12:00 |
«Хәтерләү өчен кайту» |
Константин Васильев картиналарының хәрби циклы буенча төзелгән әдәби-музыкаль композиция |