Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2023, 15:02

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы балалар программасын игълан итте

Бюро җитәкчеләре яшь кунакларны архитектура һәм әйләнә-тирә мохит дизайнында үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлекләре белән таныштырачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында бушлай балалар программасы планлаштырылган. Яшь кунаклар өчен махсус аерым зонада «ФА-САД» һәм «Макет» студияләре әзерләгән мастер-класслар һәм лекцияләр узачак. Аларга теркәлү соңрак ачылачак.

Әйдәп баручы архитектура бюролары балаларны киң мөмкинлекләр белән таныштырачак һәм үзләрен проектлау һәм әйләнә-тирә мохит дизайны өлкәсендә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Урыннар саны чикләнгән. Программа 10 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен яраклы.

«ФА-САД» студиясенә архитектор һәм педагог Инна Салихова нигез салган, ул үзенең төп бурычын булачак архитекторларны һәм дизайнерларны иҗатчылар кебек уйларга, форма һәм композицияне аңларга, иҗади сәләтләрен үстерергә өйрәтүдә күрә. Хәзерге рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, сәнгать белгечләре балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алырлык максималь уңайлы мохит булдыралар. Даими иҗади практикалар һәрвакыт өстәмә күнекмәләр алырга һәм сайланган юнәлештә камилләшергә мөмкинлек бирә.

Форум кысаларында студия 5 нче һәм 6 нчы декабрьдә проектларга авторлык карашына, һәр балага һәм ата-анага якын булган мәктәпкә юл образына багышланган мастер-класслар үткәрәчәк. Махсус мастер-класс графика буенча күнекмәләрне камилләштерүгә багышланачак. Рәссам һәм дизайнер Александр Коротич балаларның иҗадилыгын үстерү өчен музыкага сюжетлар һәм образлар тудыра белү никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләячәк, 2024 елгы дизайн трендлары һәм яңа темалар эзләү техникасы белән таныштырачак, шулай ук кышкы архитектура үзенчәлекләре турында күзәтүләре белән уртаклашачак.

Заманча әдәбият белгече, Россия дәүләт китапханәсенең төп партнерлык программалары директоры урынбасары Анна Делианиди фэнтези-әдәбият һәм архитектураның үзара йогынтысы һәм аның креативлык үсеше өчен әһәмияте турында сөйләячәк.

«Макет» студиясе балаларны һәм яшүсмерләрне архитектура һәм дизайн өлкәсендә профессиональ ориентлау белән шөгыльләнә, аның курслары балаларга колачлы фикерләүне һәм креативлыкны, рәсем ясау һәм конструкцияләү, командада эшләү осталыгын үстерергә ярдәм итә. Казанда студия 7 нче декабрьдә мастер-класслар һәм лекция үткәрәчәк, алар заманча архитекторларның казанышлары белән таныштырачак һәм аларның тәҗрибәсен үз проектларына һәм идеяләренә масштаблаштырырга тәкъдим итәчәк.

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә узачак, ул 2024 елның октябрендә ТР башкаласында БРИКС илләре саммиты алдыннан була. Урбанистик конгресста чит ил делегатлары, шул исәптән шәһәр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнашачак. Аерым алганда, Россиядән 150 дән артык спикер, шулай ук БРИКС илләреннән (Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән) экспертлар көтелә. Катар һәм Италия вәкилләренең визиты планлаштырыла.

Форумда 5 меңнән артык катнашучы көтелә. Аның «Охшашлыкның чагылышы» дигән төп темасы барлык төп трекларда ачыла. Мәсәлән, программада шәһәрләрне үстерү стратегияләре һәм аларның уникаль кодын саклау, креатив кадрларны җәлеп итү һәм башка күп нәрсәләр белән бәйле фикер алышулар һәм халыкара кейсларны тәкъдим итү күздә тотыла.

Барлык яңалыклар