В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан аэропорты билгеләнеп үтелгән бүләкләү тантанасы кичә Лондонда узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). «Казан» халыкара аэропорты Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшы аэропорт персоналы өчен World Airport Awards премиясен алды. Казан аэропорты билгеләнеп үтелгән бүләкләү тантанасы кичә Лондонда узды.
«Иң яхшы аэропорт персоналы» – Best Airport Staff in Russia & CIS номинациясендә бүләк аэропорт хезмәтләренең пассажирлар белән хезмәттәшлеге һәм хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләрендә ирешкән уңышлары, персоналның дустанә һәм игътибарлы мөнәсәбәте һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүдә инновацион технологияләр кулланулары өчен тапшырыла.
Сүз уңаеннан, Казан халыкара аэропорты Skytrax версиясе һәм Skytrax «4 йолдыз» рейтингы буенча Best Regional Airport Russia & CIS (Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы региональ аэропорты) исемнәренә биш тапкыр ия булды, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Билгеләп үтәбез, бөтендөнья гражданнар авиациясендә Skytrax тарафыннан бирелә торган World Airport Awards премиясе иң объектив һәм дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булып тора һәм ул «Оскар»га тиңләнә. Аэропортларның рейтингы хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча иң зур тикшеренүләр ярдәмендә формалаша, шул ук вакытта пассажирларның эксперт бәяләмәсе һәм бәяләмәләре нигез итеп алына.