Эчке көньяк юнәлештә рейслар саны артты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Казан халыкара аэропорты җәйге җәдвәлгә күчте, ул 2021 елның 30-нчы октябренә кадәр гамәлдә булачак. Маршрут челтәрендә яңа рейслар барлыкка килде, һәм булган юнәлешләр буенча очышлар саны арттырылды.
Быел эчке көньяк юнәлештә рейслар саны артты. Казан – Сочи маршрутында яңа ташучылар арасында Royal Flight авиакомпаниясе барлыкка килде, ул чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә рейслар башкарырга планлаштыра. Шулай ук бу юнәлешкә «Победа», «Северный ветер», «Россия», «Ямал» һәм Red Wings авиакомпанияләре хезмәт күрсәтә – тулаем алганда очышлар тәүлегенә берничә тапкыр башкарылачак.
Симферопольга традиция буларак берничә авиакомпания белән зур очыш программасы планлаштырылган. Тәүлегенә бер тапкырдан артык – Краснодар, атнага 5 тапкыр – Анапага һәм атнага 4 тапкыр Минераль Суларга очулар башкару күздә тотыла.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Махачкалага, Әстерханга, Самара, Волгоград, Чиләбе, Омск, Воронежга, Пермь, Сургут, Түбән Новгородка, Барнаулга, Нижневартовск, Ярославль һәм Кемеровога очышлар башкарырга ниятли. Яңа Уренгой һәм Красноярскка рейслар арадаш утырту белән башкарылачак.
2020 елның җәендә Татарстан һәм якын төбәкләр арасында популяр булган Калининградка очышлар программасы бу сезонда да дәвам итәчәк. Апрель ахырында «Северный ветер» компаниясе Мурманск һәм Яңа Уренгойга яңа маршрутлар ача.
Шулай ук Кострома, Липецк, Архангельск һәм Брянскка яңа рейслар ачыла. Маршрут челтәренә атнага ике тапкыр Калугага рейслар кайтарыла. Казан – Екатеринбург маршрутында яңа ташучы – Red Wings авиакомпаниясе барлыкка килде. Ә Свердловск өлкәсенә очышлар көн саен булачак.
Халыкара маршрут челтәренә килгәндә, Төркия Республикасына сәяхәтләргә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә арта. Әйтик, узган елның ноябрендә «Победа» лоукостеры тарафыннан башланган Истанбулга рейслар хәзер атнага 5 тапкыр башкарылачак. Шулай ук маршрутка Red Wings һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре кайта. Шулай итеп, очу көненә берничә тапкыр (сишәмбедән тыш) мөмкин булачак.
Казан – Анталья маршрутында очышларны кимендә 10 компания башкарачак. Башка төрек курортларына да очышларны яңарту планлаштырыла – Бодрум һәм Даламанга. Узган елның ноябрендә башланган Занзибар архипелагына рейслар сезон нигезендә 2021 елның маена кадәр генә башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Маршрут челтәрендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Рейслар җәдвәле турында тулырак мәгълүматны аэропорт сайтында яки мобиль кушымтада ачыкларга кирәк.