В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен 9 илдән 162 спортчы көч сынашачак.
Фото: vk.com/solidarity_games
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Бүген Казанда Суга сикерү буенча «Дмитрий Саутин кубогы» халыкара ярышлары башлана. Җиңү өчен 9 илдән 162 спортчы көч сынашачак.
ТР башкаласында узган ярышларда Россиянең әйдәп баручы спортчылары, шул исәптән Олимпия уеннары призерлары Евгений Кузнецов һәм Александр Бондарь, Европа чемпионатлары җиңүчеләре Никита Шлейхер һәм Юлия Тимошинина һәм башкалар чыгыш ясаячак. Уеннарда катнашучыларга өч метрлы трамплиннан һәм каланчадан сикерү буенча беренчелек өчен көрәшергә туры киләчәк.
Ярышлар Су спорт төрләре сараенда 16 нчы декабрьгә кадәр барачак, дип хәбәр ителә «Дуслык уеннары» рәсми сайтында. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре турнирны бушлай карый ала. Балаларга һәм аларны озатып йөрүчеләргә «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, суга сикерү буенча «Дмитрий Саутин кубогы» ярышлары «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы кысаларында уза. Алар 12 илдән килгән делегацияләр составында 1 меңнән артык спортчыны, 104 судьяны һәм 280 рәсми затны берләштерә. Моңа кадәр, 9 нчы декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр, «Светлана Ромашина кубогы» синхрон йөзү турниры һәм «Россия яшьлеге» ярышлары узды. Ярышларда 5 илдән 800 дән артык катнашучы катнашты. 2008-2011 елларда туган спортчылар арасында 33 комплект медаль уйнатылды.
«Дуслык уеннары» халыкара ярышларының I этабы Казанда 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр, ә II этабы 10 нчы ноябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр ТР башкаласында узды. «Дуслык уеннары» РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Суга сикерү федерациясе химаясендә үткәрелә. Ярышларны «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.