550 мең тонна калдыкларны утильләштерү нәтиҗәсендә, елына 55 МВт электр энергиясе эшләп чыгарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май, Ксения Швецова). Татарстанда калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод төзү проекты халыкара бәйсез белгечләнең өстәмә экспертизасы аша узды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үткәрелде. Экспертлар булып яңа производстволардан һәм реконструкцияләнә торган объектлардан пычратучы матдәләр чыгарылуын фаразлау һәм бәяләү буенча махсуслашкан Müller-ВBM һәм LGA Германия компанияләре хезмәткәрләре чыгыш ясады. Экспертлар чүп яндыру заводының чыгармалары халыкара һәм Россия нормаларыннан артмый, дип билгеләп үттеһәм аны төзү буенча уңай нәтиҗә чыгарды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Экспертизаны немец тикшеренүчеләре уздырды, чөнки Германия каты коммуналь калдыклар белән нәтиҗәле эш итү үрнәге булып тора»
Татарстанның Яшел Үзән районында төзелергә планлаштырылган каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру заводы елына 550 мең тоннага кадәр калдыклар эшкәртәчәк, шул ук вакытта 55 МВт электр энергиясе эшләп чыгарачак.
Республика Президентының завод проектына өстәмә бәйсез экспертиза уздыру турындагы йөкләмәсеннән соң халыкара экспертлар сайлау буенча эш башланды. А.Шадриков сүзләренчә, карар кабул ителгәндә ил территориясендә эшләүче заводларның саны иң мөһиме булды. Нәтиҗәдә Германия сайланды. Бу ил территориясе Россия территориясенә караганда 47 тапкырга кимрәк, әмма анда елына 15 млн тоннадан артык куәтле калдыкларны яндыру заводы эшли. Бавария территориясендә 14 шундый завод урнашкан, Саксониядә 8 млн кешегә торак пункттан 300 метр ераклыкта бер чүп яндыру заводы төзелгән. Анда елына 225 мең тонна калдыклар эшкәртелә һәм шул ук принцип кулланыла, Татарстанда бу - колосник рәшәткәдә каты коммуналь калдыкларны яндыруны күздә тота.
«Германия калдыклар белән нәтиҗәле эш итү һәм моннан өстәмә файда алу үрнәге булып тора, - дип билгеләп үтте ТР экология министры. - Заводлар электр һәм җылылык энергиясе җитештерәләр. Шуңа күрә без немец экспертларында тукталдык».
Экспертиза үткәрәчәк компанияләрне сайлауда Бавария һәм Саксониянең профильле ведомстволары министрлары - Бавариянең Әйләнә-тирә мохит һәм кулланучыларны яклау буенча дәүләт министрлыгы директоры, доктор Кристиан Барт һәм энергия, климатны саклау, әйләнә-тирә мохит һәм Саксония авыл хуҗалыгы министры Вольфрам Гюнтер ярдәм итте, дип хәбәр итте А.Шадриков. «Германия министрлары визитымның сәбәбе халыкара экспертлар консультациясе алу булуын аңлаткач, бик гаҗәпләнделәр. Аларны республика территориясендә мондый бер генә заводның да булмавы гаҗәпләндерде», - дип сөйләде спикер. Очрашу нәтиҗәләре буенча алман министрлары эксперт оешмалары исемлеген тәкъдим итте һәм АТАВ төркеме белән хезмәттәшлек итүне тәкъдим итте, дип өстәде ул.
АТАВ - Бавариядә гражданнар мәнфәгатьләрендә эшләүче калдыкларны термик эшкәртүне өйрәнү буенча оператор ул. АТАВ киңәше буенча экспертиза уздыру өчен ике компания сайланган - LGA һәм Müller-ВBM.
«Татарстанда завод эше әйләнә-тирә мохит сыйфатының Россия стандартларыннан узмый»
Министр сөйләгәнчә, Müller-ВBM - ул 1962 елдан бирле эшләүче халыкара инженерлык фирмасы. Компаниянең Германиядә, Австриядә һәм Швейцариядә 13 филиалы бар, ул берничә мең фараз үткәрүдә һәм яңа производстволардан һәм реконструкцияләнә торган объектлардан пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларны бәяләүдә тәҗрибәгә ия, алар исәбендә чүп яндыру заводлары да бар.
«Компания хезмәткәрләре Россия стандартлары һәм таләпләре нигезендә экспертиза уздырган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Татарстанда завод эше әйләнә-тирә мохит сыйфатының Россия стандартларыннан узмый, әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынты ясый алмый яки башка куркынычлар барлыкка килергә мөмкин түгел, - диде А.Шадриков. - Шулай ук экспертизада завод зур зыян китерә алмый һәм җәмәгатьчелек һәм күршеләр өчен уңайсызлыклар тудыра алмый, диелә».
Аның сүзләренә караганда, Müller-ВBM тикшеренүләре күрсәткәнчә, пычраткыч матдәләрнең завод китереп чыгарган өстәмә йөкләнеше бик кечкенә - пычраткыч матдәләрнең абсолют дәрәҗәсе чагыштырма предприятиеләрдә һаваны таратуны модельләштерү барышында алынган нәтиҗәләр белән чагыштырганда - түбән. Пычраткыч матдәләрнең концентрациясенең түбән дәрәҗәсен завод бинасының аермалыклы үзенчәлекләре белән аңлатырга мөмкин.
«Евросоюз директивасы нигезендә заводның тиешле төзелеше вакытында аның чыгармалар ташлау таләпләре үтәлә»
Экспертиза уздырган тагын бер компания - бу LGA. Бу сәнәгать компаниясе, аның максаты - кешеләрне әйләнә-тирә мохит йогынтысыннан һәм эш урынында куркынычлардан яклау. Компаниянең бурычы - объектларны иминлеккә тикшерү һәм консультацияләү. Компания ел саен уртача 60 сәнәгать җиһазларына экспертиза үткәрә, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны яндыруда эшләүчеләрне дә.
«Экспертиза Ауропа стандартлары һәм таләпләре нигезендә төзелгән, - дип сөйләде спикер. - Бирелгән экспертизада әйтелгәнчә, техник тикшерү күзлегеннән караганда, заводның сайланган технологиясе һәм аны тиешенчә төзү һәм эксплуатацияләү вакытында Евросоюз директивасы буенча чыгармаларга бәйле таләпләр үтәлә. Заводны төзү һәм эксплуатацияләү, куелган сораулар белән бәйле рәвештә, мөмкин дип санала. Шулай итеп, сайлап алынган экспертлар бәйсез булып тора һәм республиканың Яшел Үзән районында завод төзү турында уңай нәтиҗә чыгара».
Көн саен Казан полигоннары 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары кабул итә, Татарстанда ел саен калдыклар күләме мең 5 катлы йортка тигез.
Татарстан чүплекләренә чыгарыла торган каты көнкүреш калдыкларның еллык күләме 12 млн 443 мең 161 кубометр тәшкил итә - бу 1100 биш катлы йорт күләме. Тәүлеккә 34090 кубометр калдыклар эшкәртелә, бу өч биш катлы йорт күләменә тигез. Ә республикада калдыклар урнаштыру объектларының гомуми мәйданы 742 футбол кыры мәйданына тигез.
Казанда полигоннар көн саен 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары кабул итә, шәһәр янында яңа каты көнкүреш калдыклары полигоннарын урнаштыру өчен ирекле участоклар лимиты бетте диярлек, дип билгеләде министр. «Каты көнкүреш калдыкларны күмү - ул экологик тупик. Ул табигый ландшафтның бозуылуына, җир ресурслары әйләнешеннән тартып алуга китерә, - диде ул. - Өстәвенә атмосферага даими йогынты ясала, составында метан, толуол, аммиак, азот диоксиды һәм башка матдәләр булган чүп урыны газы эшләп чыгарыла».
Янгын вакытында экспертлар атмосфераның экстремаль югары пычрануын терки, дип өстәде спикер.
Газ чистартуның яңа технологияләрен кертү нәтиҗәсендә, каты көнкүреш калдыкларны термик эшкәртүдән диоксиннар чыгарылу 1000 тапкырдан күбрәккә кимегән - бүген, А.Шадриков сүзләренчә, бу проблема тулысынча хәл ителгән. Ул билгеләп үткәнчә, ТРда фаразланган чүп яндыру заводының диоксиннар чыгару күләме елына 0,046 грамм тәшкил итәчәк, ә полигондагы бер янгыннан 1-2 атна эчендә 100 грамм диоксин (әгәр янгын белән 100-150 мең тонна каты көнкүреш калдыклары колачланган булса) җитештерелә.
2008 елдан 2015 елга кадәр дөньяда 458 завод төзелгән, шуларның 88%-ы колосник рәшәткәдә каты көнкүреш калдыклары яндыру технологияләренә эшли. Бүгенге көндә мондый заводларның иң күп саны булган илләр арасында - АКШ, Германия, Бөекбритания, Голландия, Швейцария һәм башкалар, дип билгеләп үтте А.Шадриков.
«Без бөтен дөнья буйлап тәҗрибәләр, төрле илләрдә фәнни мәкаләләр эзләдек. Аналитика, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, заводлар 10 чакрым радиуста авыр металлар һәм үлчәнгән кисәкчекләрнең концентрациясенең артуына китермиләр. Өстәмә экспертиза моны раслый», - диде ТР экология һәм табигый ресурслар министры.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда чүп яндыру заводын «Чиста мохит» илкүләм проекты кысаларында төзү планлаштырыла. Чүп-чар утильләштерүнең яңа механизмнарын кертү каты көнкүреш калдыкларының арта барган күләмнәре аркасында кирәк.