Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздыру белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
7602 нче шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 18:24 сәгатьтә китәчәк, Аэропорт станциясенә 18:45 сәгатьтә киләчәк.
7603 нче поезд Аэропорт станциясеннән 22:54 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 23:15 сәгатьтә киләчәк.
Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Өстәмә электричкалар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздыруга бәйле рәвештә билгеләнгән.