В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу тимер юл транспортына ихтыяҗның артуы белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Ноябрь бәйрәмнәрендә тимер юл транспортына ихтыяҗ арту сәбәпле, Горький тимер юлы Казан – Мәскәү, Мәскәү – Казан, Казан – Санкт-Петербург, Санкт-Петербург – Казан арасында өстәмә поездлар билгеләде. Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Өстәмә поездлар түбәндәге маршрутлар буенча җибәреләчәк:
Казан – Мәскәү
2 нче ноябрьдә 07:40 сәгатьтә китә, 22:10 сәгатьтә килә;
1, 3, 4 һәм 5 нче ноябрьдә 19:40 сәгатьтә китә, 11:25 сәгатьтә килә;
2, 3, 6 һәм 7 нче ноябрьдә 00:58 сәгатьтә китә, 16:00 сәгатьтә килә;
2 нче һәм 6 нчы ноябрьдә 16:55 сәгатьтә китә, 05:30 сәгатьтә килә;
2 нче һәм 6 нчы ноябрьдә 15:36 сәгатьтә китә, 05:10 сәгатьтә килә.
Мәскәү – Казан
7 нче ноябрьдә 01:36 сәгатьтә китә, 16:20 сәгатьтә килә;
1, 2, 4, 5 һәм 6 нчы ноябрьдә 19:08 сәгатьтә китә, 07: 50 сәгатьтә килә;
2, 3, 6 һәм 7 ноябрьдә 21:30 сәгатьтә китә, 10: 36 сәгатьтә килә;
3 нче һәм 7 нче ноябрьдә 13:10 сәгатьтә китә, 00:50 сәгатьтә килә;
3 нче һәм 7 нче ноябрьдә 19:08 сәгатьтә китә, 07:50 сәгатьтә килә.
Казан – Санкт-Петербург
1 нче һәм 5 нче ноябрьдә 13:10 сәгатьтә китә, 11:30 сәгатьтә килә.
Санкт-Петербург – Казан
2 нче һәм 6 нчы ноябрьдә 15:31 сәгатьтә китә, 13:58 сәгатьтә килә.