В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документка ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм идарә башлыгы Җәүдәт Салихов кул куйды.
Фото: Денис Гордийко
Килешү муниципаль берәмлек эшенә кертелгән «Суд эшләрен һәм претензия-дәгъва эшен исәпкә алу» цифрлы системасын «Гадел хөкем» судларының республика мәгълүмат базасы белән интеграцияләү кысаларында төзелде.
Системага даими рәвештә суд процессларының барышы, суд карарлары турында мәгълүмат кертелә. Программа реаль вакыт режимында статистик хисап формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Ике системаны интеграцияләү җирле үзидарә органнары һәм гомуми юрисдикция судлары арасында электрон рәвештә мәгълүмати алмашуны тәэмин итәчәк, бу кыска срокларда мәгълүматны актуальләштерү, суд эше вакыйгалары буенча хезмәткәрләргә оператив мәгълүмат бирү, «1С. Хокук контроле» системасын оператив тулыландыру, кәгазь документ әйләнешен кыскарту өчен кирәк.
Судларның үз чиратында, суд эшчәнлегендә катнашучы буларак Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә оператив хәбәр итү мөмкинлегеннән тыш, алардан кирәкле мәгълүматларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.