В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте яңадан башланачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Бу атнада, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, Казан белән Ульяновск арасында шәһәр яны поездлары хәрәкәте яңадан башланачак.
14 нче сентябрьдән 6751/6753 нче номерлы Казан – Ульяновск юнәлешендәге электричка пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Кире юнәлештә 6752/6754 нче состав 15 нче сентябрьдән җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә хәрәкәт итә башлый.
Шуңа бәйле рәвештә Казан – Борондык – Казан шәһәр яны поездлары хәрәкәтенең ешлыгы үзгәрәчәк. 14 нче сентябрьдән 6749 нчы номерлы Казан – Борондык электричкасы дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә йөри башлаячак. Кире юнәлештә 15 нче сентябрьдән 6750 нче номерлы состав сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ташулар башкарачак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә).