Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2018, 11:05

Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады

Автобуслар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә йөрер, дип планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU 27-нче ноябрь). Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады. Маршрутның озынлыгы - 2,6 мең километр, юл вакыты - 43 сәгать.

Казаннан беренче автобус Ташкентка 23 ноябрьдә килде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге мәгълүматларына караганда, рейслар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Пассажирларга уңайлы Уutong Кытай автобуслары хезмәт күрсәтәчәк.

Үзбәкстан, Россия һәм Казахстан арасындагы килешү нигезендә, автобус рейсы пассажирлары Үзбәкстан-Казахстан һәм Казахстан-Россия чикләрендә өч контроль-үткәрү пункты аша өстенлекле тәртиптә узачак.

«Транспорт дөньясы» Татарстан компаниясе җитәкчелеге – Казан - Ташкент автобус рейсларын ташучы вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, киләчәктә алар Үзбәкстанның башка шәһәрләренә дә шундый маршрутларны эшләтеп җибәрергә ниятли.

Россия белән Үзбәкстан арасында яңа маршрут икенчесе булды. Бу елның сентябрь уртасыннан автобуслар Ташкент белән Түбән Новгород арасында йөри.

Барлык яңалыклар