Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2024, 13:15

Казан һәм Шанхай арасында туры авиарейслар булдырачаклар

Очышлар 28 нче сентябрьдән старт алачак

Казан һәм Шанхайны туры авиарейслар тоташтырачак. Очышларда China Eastern Кытай компаниясе хезмәт күрсәтәчәк.

Рәсәйнең туроператорлар ассоциациясе хәбәр итүенчә, рейслар 28 нче сентябрьдән старт алачак. Алар атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. График 27 нче октябрьгә кадәр төзелгән (җәйге җәдвәл).

ТР башкаласыннан Шанхайга очышлар кич белән – 20:00 сәгатьтә, ә Кытайга килеп җитү җирле вакыт белән 9:00 сәгатькә планлаштырылган. Шанхайдан китү 12:30 сәгатькә билгеләнгән, Казанда очкыч 17:00 сәгатьтә булачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласыннан Ереванга яңа авиарейслар җибәрәчәкләр. Очышлар 9 нчы августтан һәр җомга саен булачак.

Барлык яңалыклар