Казаннан поезд көн саен 21.20 сәгатьтә кузгала һәм Самарага киләсе көннең 8.40 сәгатенә килеп җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 9-нчы декабрьдән Казан һәм Самара арасында 126/125-нче номерлы пассажир поезды йөри башлый. Казаннан поезд көн саен 21.20 сәгатьтә кузгала һәм Самарага киләсе көннең 8.40 сәгатенә килеп җитәчәк. Самарадан көн саен 20.26 сәгатьтә кузгала, Казанга киләсе көннең 6.20 сәгатенә килеп җитә. Юлда 6 тукталыш булачак: Чапаевск, Безенчук, Сызрань-1, Ульяновск-Центральный, Буа, Зеленый Дол.
Билетлар инде сатыла башлаган. Поездларның җәдвәле һәм бәяләре турындагы актуаль мәгълүматны тимер юл кампаниясенең рәсми сайтыннан белергә була.