В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутта климат-контроль, бәдрәфләр, видеокүзәтү белән заманча күчмә состав йөри
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казан – Түбән Новгород юнәлешендә йөрүче зур тизлекле поездлар 260 меңнән артык кешене ташыган, бу уртача тәүлеклек пассажирлар агымын елына дүрт тапкыр арттырырга мөмкинлек биргән.
Маршрутта заманча күчмә состав йөри, ул һаваны зарарсызландыра торган климат-контроль системасы, бәдрәф бүлмәләре, видеокүзәтү һәм телевизорлар белән җиһазландырылган, шулай ук манежы булган балалар почмагы бар. Вагоннар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен җайлаштырылган, дип ачыклык керттеләр Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казан – Түбән Новгород – Казан поездларының беренче парларын тантаналы эшләтеп җибәрү узган елның 4 нче августында булды. Өч айдан соң, әлеге маршрутка ихтыяҗ булу сәбәпле, ике субъект башкалалары арасында өстәмә пар поезд билгеләнгән.