В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документ сәүдә, икътисад, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итүне күздә тота.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Бүген Казан Ратушасында ТР башкаласы һәм Кытайның Сиань шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы беркетмәгә кул куелды. Яклар сәүдә, икътисад, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, туризм һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерергә әзер. Документка Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Сиань шәһәренең халык хөкүмәте вице-мэры Ма Сяньпин кул куйды.
Кунакларны сәламләп, Евгения Лодвигова, Кытай һәм Россия дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 70 еллыгын бәйрәм иткән елда ике шәһәр вәкилләре очрашуы уза, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Казан Кытай партнерлары белән машина төзелеше, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә актив хезмәттәшлек итә, дип өстәде. Хезмәттәшлек турында килешү Ханчжоу, Шэнчжэнь, Гуанчжоу һәм Чэнду шәһәрләре белән төзелгән инде. «Һәр шәһәр белән хезмәттәшлек тарихы төрле, мәгариф, мәдәният, инновацион технологияләр, туризм һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек иң уңышлылардан», - дип билгеләп үтте Е.Лодвигова.
Казан Вице-мэры шулай ук шәһәрдә даими рәвештә халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар уздырылуын, аерым алганда, быел ТР башкаласы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итүен, аны ябу тантанасында Шанхай мэры Ин Юнга эшче һөнәрләр чемпионаты флагы тапшырылуын ассызыклады. Казанда халыкара вакыйгалар киләсе елда да дәвам итәчәк – июнь аенда ТР башкаласы «Тарихи шәһәрләр Лигасы» бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк, шулай ук 2020 елда Казанда БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) илләренең яшь дипломатлары саммиты узачак. «Казан һәм Сиань уникаль мәдәният һәм гореф-гадәтләргә ия. Форсаттан файдаланып, мин сезне булачак чараларга чакырасым килә, бу тәҗрибә ике як өчен дә файдалы булачак», - дип мөрәҗәгать итте делегация әгъзаларына Е.Лодвигова.
Сиань шәһәре халык хөкүмәте вице-мэры Ма Сяньпин, үз чиратында, кабул итүче якка очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ачык күңелле кешеләр яши торган шәһәрегез бик матур, кунакчыллыгыгыз һәм җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Без сезнең халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә ачык булуыгызга шатбыз», - диде Ма Сяньпин.
Кытай Халык Республикасы делегациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, Сианьда бик күп мәдәниятләр үрелеп яши, ә халык саны 10 миллионнан артып китә. «Сиань халык саны буенча Пекин һәм Шанхайдан соң өченче урында тора. Шәһәрдә даими рәвештә шәһәр инфраструктурасы яхшыра, ә бу елның беренче яртысында тулаем эчке продукт 414 млрд юаньга җитте», - дип сөйләде Ма Сяньпин һәм Сианьда, Казандагы кебек үк, зур халыкара вакыйгалар, аерым алганда, «Ефәк юл» халыкара күргәзмәсе, Евразия икътисади форумы, «Ефәк юл» халыкара кинофестивале уздырылуын өстәде. «Сиань мәдәният һәм туризм өлкәсендә бөтендөнья конференцияләренең очрашу урынына әверелә, шәһәрне тану дәрәҗәсе арта, ә халыкара дуслар даирәсе киңәя», - дип ассызыклады Ма Сяньпин. Бүген Кытайн 39 илнең 72 шәһәре белән дусларча диалог урнаштырган.
Казанның һәм Сианьның үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, Ма Сяньпин шәһәрләр арасында туризм, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек урнашыр иде, дип билгеләп үтте. «Безнең белем бирү ресурслары бай, Сианьда 84-тән артык уку йорты бар, аларда 1 миллионнан артык студент белем ала, һәм без шәһәрләр арасында студентлар алмашуның киләчәк үсешенә өметләнәбез. Мин шулай ук, шәһәрләребездә яшәүчеләр уникаль табигый пейзажларны, тарихи һәйкәлләрне һәм бай мәдәниятне һәм тарихны бәяли алсын өчен, киләчәктә Казан һәм Сиань мәдәният, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итә алыр, дип өметләнәм», - диде Ма Сяньпин.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча ниятләр турындагы беркетмәгә кул куйдылар.
Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Сиань халык хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Ян Гошен, Сиань Транспорт департаменты идарәсе башлыгы Чжан Цзянь, Сиань Әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ван Тао, Сиань халык хөкүмәте тугандаш шәһәрләр һәм чит ил эшләре канцеляриясе алмашу бүлеге башлыгы Цао Яньпин катнашты.