В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Бүгенге көннән Казан белән Калуганы яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 50 пассажир сыйдырышлы CRJ-200 самолетларында башкарылачак.
Казаннан очу 18.00 сәгатькә, Калугага килеп җитү 19.50 сәгатькә планлаштырылган. Калугадан самолет 15.30 сәгатьтә очачак, Казанга 17.20 сәгатьтә килеп җитәчәк. Юлдагы вакыт өч сәгатькә якын булачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.