Документка ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Чечен Республикасы башкаласы Мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйров кул куйды.
Фото: Денис Гордийко
Кул куелган килешү ике шәһәрдә яшәүчеләрнең дуслыгын арттыру, хезмәттәшлекне ныгыту өчен уртак чаралар әзерләүне һәм үткәрүне күздә тота. Казан һәм Грозный ике башкалада гамәлгә ашырыла торган программалар һәм технологияләр турында мәгълүмат алмашырга, шулай ук иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне өйрәнү өчен шәһәр хуҗалыгының башка өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә ниятли.
«Безне кабул итәргә вакыт табуыгыз өчен рәхмәт. Без Татарстан Республикасының барлык юнәлешләр буенча ничек үсүен беләбез, һәм безнең өчен хезмәттәшлек кызыклы», – диде Хас-Мөхәммәд Кадыйров һәм Илсур Метшинга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.
Казан Мэры Татарстан башкаласының тәҗрибә белән уртаклашырга әзер булуын билгеләп үтте. «Бу елда шәһәрдә күп нәрсә тормышка ашырыла, юл чишелешләре, очыш магистральләре, мәктәпләр төзибез. Ә Грозный белән дуслыкка килгәндә, бу безнең тарихның йөрәккә якын булган аерым алтын бите. Без сезнең уңышларыгызны, президентыгызның республиканы, аның халкын катлаулы шартларда да ышанычлы рәвештә алга алып баруын игътибар белән күзәтәбез. Сезнең өчен чын күңелдән шат һәм бары тик уңышлар гына телибез», - диде ул.