Шул сәбәпле ТР башкаласына Сосновкадан килүче шәһәр яны поездының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
7604 нче состав ТР башкаласыннан 17:18 сәгатьтә китәчәк, ә аэропортка 17:51 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 7605 нче электричка 21:42 сәгатьтә китәчәк, поезд Казанга 22:08 сәгатьтә киләчәк. Составлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 4 нче февральдә 6427 нче номерлы электричканың хәрәкәт графигы үзгәрәчәк. Әйтик, составның ТР башкаласына килүе 17:28 сәгатькә билгеләнгән (дүрт минутка соңрак), дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар турында мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә).