В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кагыйдә бозучыларны шәһәр транспортына зыян китергән һәм аның хәрәкәтен тоткарлаган өчен җавапка тартканнар
«Метроэлектротранс» МУП юристлары юл-транспорт һәлакәтләрендә гаеплеләрдән 2024 елда китерелгән зыян һәм трамвай һәм троллейбуслар хәрәкәтен тоткарлаган өчен 10 млн сумнан артык акча түләткән.
Предприятие матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җир өсте электр транспортының эш графигын бозуның төп сәбәпләре – юл-транспорт һәлакәтләре, башка транспорт чараларының контакт челтәрләрен өзүләре, автомобильләрнең аерымланган трамвай юллары буйлап хәрәкәте, йөрүне кыенлаштырырлык итеп куелган машиналар.
Узган ел суд карары буенча электр транспортын тоткарлаган һәм контакт челтәрен торгызган өчен түләтелгән иң зур сумма 1,1 млн сум тирәсе тәшкил иткән. Зыян суммасы гамәлдән чыгарылган рейслар санын, тоткарлану вакытын һәм кирәкле урыннарга барып җитә алмаган пассажирлар санын исәпкә алып исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, РФнең АХБтК (КоАП) нигезендә, каршы юнәлештәге трамвай юлларына чыгу 7500 сум күләмендә штраф салуга яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә китерә (кабат кагыйдә бозган өчен – бер айга).
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2024 елда «Метроэлектротранс» 19 чакрымнан артык трамвай юлларын ремонтлаган. Нәтиҗәдә трамвай вагоннарының рельслардан чыгу саны 13% ка кимегән.