Бу «Әмәт» подстанциясеннән икеләтә йөкләнешне бетерергә мөмкинлек биргән.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь). Казанда «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре электродепо уртак тяга подстанциясен тукландыручы ике кабель линиясен торгызган. Бу «Әмәт» подстанциясеннән икеләтә йөкләнешне бетерергә мөмкинлек биргән.
«Метроэлектротранс» кабель линияләрен торгызу өчен Павлюхин һәм Даурия, Һади Такташ һәм Даурия урамнары чатларында 180 метр озынлыктагы кабель трассаларын бораулаган. Эшләрнең катлаулылыгы шунда ки, кабель трассалары өченче як оешмалары челтәрләре белән кисешкән, шуңа күрә хезмәткәрләр эшнең күп өлешен кул белән башкарганнар. Кабель линияләре тиз һәм тулы күләмдә торгызылган, хәзер көчәнеш җибәрелгән, ә челтәр тяга подстанцияләренең җиһазлары гадәти схема буенча урнаштырылган.
«Метроэлектротранс» МУП балансында 1932-1999 елларда файдалануга тапшырылган 30 тяга подстанциясе бар. Һәр подстанциядә җиһазларны модернизацияләү таләп ителә, ә торгызу эшләре – 4 есенә (якынча 180 млн сумга).
Көн саен «Метроэлектротранс» энергетика хезмәте инфраструктураны агымдагы карап тоту буенча эшләр башкара һәм сафтан чыккан кабель линияләрен һәм подстанцияләрен торгыза. Бүгенге көндә 306,5 км элемтә челтәреннән 125 км тузган, капиталь ремонтка 533 млн сум кирәк. Шулай ук 90 км тузган кабель линияләренең 35 чакрымына 211 млн сумга якын капиталь ремонт таләп ителә, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.