В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөк автомобиле бәрелү аркасында Беломорск урамындагы элемтә челтәре терәге ауган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Казанда 8 нче номерлы трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Бу йөк машинасының чыбыкка бәрелүе белән бәйле, шуның аркасында элемтә челтәре терәге ауган.
Бүген Беломорск урамында ремонт бара торган участокта авария булган. Ауган багананы юлдан алып ташлаганнар, автомобильләрнең хәрәкәтенә берни дә комачауламый.
Хәзерге вакытта ике авария бригадасы трамвай юллары полотносы янындагы участокта эшли. Элемтә челтәрләрен торгызу өчен якынча ике сәгать кирәк булачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.