В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Серов урамындагы төендә белгечләр 5 нче һәм 6 нчы номерлы трамвай маршрутлары буенча элемтә челтәренең күчешен бетерделәр.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май). «Метроэлектротранс» МУП җир өсте транспортының тузган һәм элемтә челтәре кабель линияләрен торгызу эшен дәвам итә.
Узган атна эчендә предприятие хезмәткәрләре Островский һәм Һ.Такташ, Т.Миңнуллин һәм Спартак урамнары чатларында контакт чыбыклары суздылар. Пушкин һәм Островский урамнары киселешендә энергия хуҗалыгы хезмәте авыш багананы йөкләнештән азат итте.
Моннан тыш, «Тукай мәйданы» метро станциясе» тукталышы янында Островский урамындагы борылышка кадәр «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре 8 нче троллейбус чыбыгын суздылар. Горький урамындагы бер борылышта аркылыга асылынып төшкән чыбыкларны алдылар, ә Серов урамындагы төендә 5 нче һәм 6 нчы номерлы трамвай маршрутлары буенча элемтә челтәренең күчешен бетерделәр.
6 нчы һәм 8 нче номерлы троллейбус маршрутларында һәм 1 нче, 4 нче һәм 6 нчы номерлы трамвай маршрутларында эш дәвам итә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Ремонт җир өсте электр транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен үткәрелә.