Эшләр Сәетгалиев, Химия һәм Гвардия урамнарында алып барыла.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Казанда берьюлы берничә участокта «Метроэлектротранс» белгечләре трамвай юлларын реконструкцияли.
Мәсәлән, Сәетгалиев урамында Казан-1 тимер юл вокзалы янында яңа юл өчен нигез салына. Исегезгә төшерәбез, анда пассажирларны төшерү өчен уңайлы булсынга трамвай юлларын күчерү эшләре алып барыла.
Химия урамында 1-нче номерлы трамвай маршруты буенча ике юнәлештә дә юллар салу дәвам итә.
Гвардия урамында 4-нче номерлы трамвай маршруты буенча һәм 5-нче номерлы трамвай маршруты буенча «Академия правосудия» тукталышы янында шпал алмаштырыла.