В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юбилей пассажирын станцияләрнең берсендә котлаячаклар
Быел Казанда 79 млн 963 мең кеше «Метроэлектротранс» МУП хезмәтләреннән файдаланган. Учреждениедә хәбәр итүләренчә, бүген метро, троллейбус һәм трамвайларда ташулар саны буенча яңа рекорд куелачак.
Хәзер метрополитенда реаль вакыт режимында пассажирлар агымы күзәтелә. 15:00 сәгатьтән соң станцияләрнең берсендә «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре сиксән миллионынчы пассажирны каршы алачак һәм предприятиедән махсус бүләк тапшырачак.
2024 елда метрополитен хезмәтләреннән файдаланган гражданнар саны 11% ка диярлек арткан. Хәзер пик сәгатьләрендә линиядә 11 поезд эшли, шуның хисабына хәрәкәт интервалын биш минутка кадәр кыскартырга мөмкин булды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел дәвамында предприятие 77 млн 161 мең 910 кеше ташыган, бу 2022 елга караганда 14% ка күбрәк.