В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фучик урамында әйләнгеч юл төзелеше урынында 5 терәк һәм 12 кронштейн урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). Узган атнада Казанның Сәлимҗанов урамында 530 метр озынлыктагы элемтә үткәргечен алыштырдылар. Шулай ук «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре Глазунов, Халитов урамнары элмәгендә һәм Ямашев проспектында элемтә челтәре кисешү җайланмаларын алмаштырдылар.
Шул ук чорда Фучик урамында әйләнгеч юл төзелеше урынында эшчеләр 5 терәк һәм 12 кронштейн урнаштырганнар. Шулай ук белгечләр 1 нче һәм 2 нче троллейбус деполары йөртүчеләренең кисәтүләре буенча эшләделәр.
Энергия хезмәте хезмәткәрләренең көндәлек эше аркасында контакт челтәрләре, кабель линияләре һәм подстанцияләр канәгатьләнерлек хәлдә. Кайбер участокларны капиталь ремонтлау таләп ителә: 306,5 км контакт челтәренең 125 км тузган, ремонтка 533 млн сум кирәк, 90 км кабель линияләренең 30 км линиясе өчен якынча 211 млн сумлык капиталь ремонт сорала, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.