В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2-нче июль иртәсендә электр транспорты Һава торышы аркасында йөри алмады.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанда җәмәгать электр транспорты хәрәкәте торгызылды. Көчле яңгыр нәтиҗәләре шәһәр халкына трамвай һәм троллейбуслардан файдаланырга башка комачауламаячак.
Начар һава торышы шәһәргә кичә кич һәм бүген иртән килеп җитте. Зорге, Арбузов, Воровский, Декабристлар, Университет, Гвардия, Минск, Карбышев урамнарында, Җиңү проспектында, шулай ук 10-нчы микрорайонда һәм Танк боҗрасында зур күлләвекләр хасил булды.
Регламент буенча 150 мм артык юл өлешендә су җыелган очракта трамвай һәм троллейбусларны эксплуатацияләү тыела. Шул сәбәпле, иртә белән 5, 6, 8, 9, 12-нче номерлы троллейбусларның һәм 5, 5а номерлы трамвайларының хәрәкәте туктатылды. 9:50 сәгатькә ул торгызылды, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПында.