Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2021, 15:32

Казанда буран, кар көртләре һәм секундына 26 метр тизлектә җил фаразлана

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Татарстанда һәм аның башкаласында шторм турында кисәтү игълан ителде. Күз күреме 500 метрга кадәр начараю белән буран көтелә, юлларда кар көртләре булачак.

Якын көннәрдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. 25-нче декабрьдә көндез кар явачак, урыны белән буран булачак. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, секундына 17-22 метр тизлектә, көннең икенче яртысында һәм кичен секундына 26 метрга кадәр көчле булачак. Киләсе төндә һава температурасы 16-18 градус салкын тәшкил итәчәк, аязган вакытта –22 градуска кадәр, иртәгә көндез – 7–9 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

Гомумән алганда, Татарстан буенча шулай ук кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төнлә уртача тизлектә, иртән һәм көндез көчле, секундына 17-22 метрга кадәр, көннең икенче яртысында һәм кичен аерым районнарда секундына 26 метр тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 16 градустан –21 градус арасында тирбәләчәк, көнчыгыш районнарда аязган вакытта һәм урыны белән 22-27 градус салкын, көндез – 6–11 градус салкын, көнчыгышта –14 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һава торышы начарлану шартларында саклык чаралары турында искә төшерә. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Әлбәттә, куркынычсызлык каешын эләктерергә, ә7 яшькә кадәрге балаларны креслоларында йөртергә кирәк.

Җәяүлеләргә дә сак булырга киңәш ителә – юлны бары тик моның өчен билгеләнгән урында, светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына күчәргә, ә караңгы вакытта күз күреме начар булган шартларда – яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга кирәк.

Барлык яңалыклар