В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда һәм аның башкаласында начар һава шартлары саклана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Синоптиклар казанлыларны начар һава шартлары турында кисәтә. 5-нче мартка каршы төндә урыны белән күз күреме начарлану белән буран һәм тизлеге секундына 15-18 метрга җитүче көчле җил булыр дип көтелә.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы 7-9 градуска кадәр төшәчәк, аязганда – минус 14-ка кадәр. Көндез күбесенчә явым-төшемсез булачак, һава температурасы 3-5 градус салкын тәшкил итәчәк.
Тулаем республика буенча кар явачак, көндез урыны белән көньяк-көнчыгышта, төнлә – буран. Төнлә һава температурасы 5-10 градустан түбәнрәк, аязган вакытта минус 15 градуска кадәр, көндез 2-7 градустан түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Белгечләр машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндиләр һәм катлаулы метеорологик шартларда максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеген түгел, ә куркынычсызын сайларга кирәк, дип искәртә. Каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк: юлны транспорт чараларының туктап бетүенә инанган хәлдә генә, җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга кирәк. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда: +7(843)533-38-88 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе.