В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар татарстанлыларны һава шартлары начараю турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Һава шартларының чираттагы начарлануы турында Татарстан һәм аның башкаласы синоптиклар кисәтә. 21-нче февральдә төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, бозлавык.
Гомумән алганда, һава торышы болытлы, аязучан булачак. Вакыты белән бераз кар явып узачак, көндез – юеш. Төнлә һаваның минималь температурасы 3-5 градустан түбән булачак. Көндез температура нульдән +2 градуска кадәр үзгәреп торачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.