В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразлавынча, 12 сәгать эчендә ким дигәндә 20 мм явым-төшем булырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән бик көчле кар булырга мөмкин, 12 сәгать эчендә ким дигәндә 20 мм явым-төшем фаразлана. Кайбер районнарда синоптиклар җепшек кар һәм бозлы яңгыр вәгъдә итә.
Урыны белән томан, бозлавык фаразлана, иртәнге һәм көндезге вакытта җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда кар һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Мондый һава торышында җәяүлеләргә бик игътибарлы булырга киңәш ителә, юлны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга кирәк. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә һәм киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә онытмагыз.
Машина йөртүчеләргә машинаның техник торышын тикшерергә, хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлык тәэмин итәрлек тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Автомобильчеләргә, башка йөртүчеләргә кисәтү сигналы биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, дип искәртә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Узган тәүлектә Казанда 10 мм явым-төшем яуды. Ноябрь аенда ТР башкаласында айлык норма булып 45 мм явым-төшем санала. Бүген кар җыюда һәм юлларны чистартуда 225 берәмлек техника һәм 492 эшче катнашкан.