В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче гыйнварда көндез 10-12 градус салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 15-нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бүген төнлә кар, урыны белән буран булачак, иртәгә көндез шулай ук урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 12-14 градус салкын, көндез – 10-12 градус нульдән түбән. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Гомумән, Татарстанда кар явуы көтелә, көндез аз күләмдә, төнлә һәм иртән урыны белән көчле. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил, төнлә урыны белән көчле, тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 10 градустан 15 градуска кадәр салкын, көндез 8-13 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.