Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе ихтимал
Иртәгә Казанда болытлы һава һәм зур булмаган кар көтелә. 14 февральдән 15 февральгә каршы төндә Казанда болытлы һава, бераз кар көтелә. Җил – көньяк, көньяк-көнчыгыш 6 – 11 м/с. Һаваның минималь температурасы -9..-11 градус тәшкил итәчәк.
15 февральдә көндез болытлы, карлы һава торышы сакланачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил – көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6 – 11 м/с, урыны-урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с җитәчәк. Көндез температура -6..-8 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.
Гомумән алганда, ялларда болытлы һава торышы фаразлана.
15 февральдә төнлә урыны белән зур булмаган кар явачак. Көндез аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6 – 11 м/с, көндез җилнең тизлеге 15 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -9 дан -14 градуска кадәр җитәчәк. Көндез иң югары температура: -5..-10 градус. Юлларда бозлавык, көндез урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.
16 февральдә төнлә кар явачак, урыны белән көчле. Көндез зур булмаган, урыны белән уртача кар. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6 – 11 м/с тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 15 – 18 м/с. Төнлә минималь температура -6..-11 градус, көнбатышта -14 градус. Көндез иң югары температура -2..-7 градус, көнбатышта -10 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.