В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда җил секундына 12 метрга кадәр көчәячәк
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән азрак кар һәм секундына 12 метрга кадәр җил көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республика халкын яңгыр һәм җепшек кар көтә, аерым районнарда синоптиклар буран, көчле җил һәм бозлавык вәгъдә итә. 28 нче октябрь төнендә -5 градуска кадәр суыта, көндез термометр баганалары +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Икенче көнне, 29 нчы октябрьдә, +5 градуска кадәр җылытачак, көньякта +8 градуска кадәр көтелә.
Татарстанда дүшәмбе, 30 нчы октябрьдә, кар һәм көчле җил сакланачак. Төнлә һәм көндез температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә. Сишәмбе, 31 нче октябрьдә, һава +5..+10 градуска кадәр җылыначак, дип җиткерә синоптиклар.