Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2022, 15:01

Казан Мэрына Нокса елгасы буендагы паркның икенче чиратын төзекләндерү проектын тәкъдир иттеләр

Эшләр тәмамланганнан соң Совет районында 3,5 км озынлыкта яңа җәяүлеләр зонасы барлыкка киләчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга Нокса елгасының яр буенда 1 км озынлыктагы икенче чиратын төзекләндерү проектын тәкъдир иттеләр. Нәтиҗәдә, җәмәгать киңлеге Мамадыш трактына кадәр сузылачак һәм 1,8 км га кадәр артачак.

Яр буенда эшләрнең икенче этабында күп функцияле балалар уен зонасы, Нокса аша күпер-пирс, сәхнә белән пергола һәм су янында амфитеатр барлыкка киләчәк, анда мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Проектның баш архитекторы Рүзәл Фәрхуллин Мэрга сөйләгәнчә, район халкы үтенече белән парк территориясендә этләр йөртү өчен иркен мәйданчык каралган.

Шулай ук киләсе елда яр буенда памп-трек, навес, кече архитектура формалары урнаштырылачак, воркаут өчен зона, керү төркеме, кафе белән ял үзәге оештырылачак.

Икенче чиратны төзекләндергәннән соң, җәмәгать киңлеген «Весна» торак комплексы янындагы парк, Green һәм «Лето» торак комплекслары буендагы яр буе территориясе белән берләштерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә микрорайонда яшәүчеләрнең велосипед юлы белән 3,5 чакрымнан артык җәяүлеләр зонасы барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Илсур Метшин «Лето» торак комплексыннан 184 нче номерлы мәктәпкә кадәр сузылган Нокса буендагы беренче чиратның төзекләндерелүен бәяләде. Эшләр барган вакытта елга үзәне чүп-чардан һәм үсентеләрдән чистартылган, брусчаткадан һәм агач такталардан җәяүлеләр юлы салынган, велосипед юлы булдырылган, күзәтү мәйданчыклары, пикниклар, ял итү һәм йога өчен зоналар оештырылган.

Фоторепортаж
Казанда Нокса яр буеның беренче чиратын төзекләндерделәр
Видеорепортаж
14.09.2022 12:38
Казанда Нокса яр буеның беренче чиратын төзекләндерделәр
Барлык яңалыклар