Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2020, 14:17

Казан Мэрына Иске Татар бистәсенең үсеш мастер-планы тәкъдим ителде

Планны эшләүчеләр Кабан яр буена, үзәк объект буларак, махсус акцент ясаганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Иске Татар бистәсен үстерү мастер-планын Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр башкарма комитетында тәкъдим иттеләр. Проект Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет эксперты, «Рождественка» архитектура бюросына нигез салучы, «Ре-Мәктәп» җитәкчесе, ИКОМОС эксперты Наринэ Тютчева җитәкчелегендә эшләнгән. Башкаручылар бу территориянең тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калу һәм аның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру максатын куйган.

Концепция өстендә эш җәй көне воркшоп вакытында Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Уфадан һәм Казаннан студентлар – булачак архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр, шулай ук экспертлар катнашында башланды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Ре-Мәктәп» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы (Мәскәү) белән берлектә оештырылган проект практикасы барышында катнашучылар быел кабул ителгән Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясенә таянды. Алга таба проект шәһәр һәм республиканың профильле учреждениеләре кисәтүләрен исәпкә алып эшләнеп беткән.

Быел Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясе кабул ителде. Аны шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә эшләделәр.
Денис Гордийко фотосы

Шәһәр үзенең уникальлеген, шулай ук мөһим тарихи һәм мәдәни барлыгын югалтмыйча үсәргә тиеш. Эшләнелә торган мастер-план архитектура-планлаштыру гына түгел, идарә итү характерына да ия», – диде Наринэ Тютчева.

Мастер-план ясаучылар Иске Татар бистәсенең үзәк объектын – Кабан күле яр буен өйрәнделәр, янәшәсендәге территориядә шәһәр төзелеше документларын, аның мәгънәви һәм тарихи тулылыгын анализладылар. Халык күз алдында яр буе бердәм объект буларак саналса да, чынлыкта аның үсеше бертөрле түгел, дип билгеләп үтте спикер. Шуңа күрә мастер-план төрле киңлекләрнең тарихи торышын һәм морфологиясен исәпкә ала.

Мәсәлән, тәкъдир итү барышында Наринэ Тютчева искәрткәнчә, карала торган территориядә тарихи яктан ике җирлек: Иске Татар бистәсе һәм Плетени авылы урнашкан, хәзер ул сәнәгать зонасы. «Без монда төрле тормыш рәвеше, гореф-гадәтләр, җирдән файдалану һәм пространстволы морфология булуын таптык», – дип билгеләде эксперт.

Хәзер тарихи Казанның мөһим фрагментларын югалтмау мөһим, дип саный проект белән җитәкчелек иткән Наринэ Тютчева.
Денис Гордийко фотосы

Наринэ Тютчева мастер-планны эшләүчеләр алдында территорияне өйрәнү, аның проблематикасын өйрәнү һәм хәл итү юлларын табу, мәдәни һәм тарихи үзенчәлекләрен саклап калу бурычы торуын сөйләде. Төп проблемалар арасында эксперт кулланылмый торган объектлар булуын атады. «Аларның кемнеке булуын, бу объектларның ничек үсеш алачагын, милекчеләрнең нинди планнары, шәһәр кешеләренең таләпләре һәм теләкләре нинди булуын һәм аларны Казанның тарихи өлешен үстерүнең гомуми концепциясенә ничек кертергә кирәклеген аңлау таләп ителде», – диде ул.

Мастер-планны эшләүчеләр Кабан яр буе профиле, машиналар йөрү өлеше, җәяүлеләр элемтәләре һәм яр буеның яр буе линиясе һәм төзелеше белән үзара бәйләнеше белән эшләделәр. Моннан тыш, урам-юл челтәрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әйтелде, алар арасында Тукай урамы белән бәйләнеш өзелгән аркылы урамнарны торгызу да бар. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, Вахитов скверы һәм Урта Кабан күле белән җәяүлеләр бәйләнеше рекреацион зонаны алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яңа мастер-планның төрле аспектларын нинди документлар тәртипкәсала алуы турында уйларга кирәклеген билгеләп үтте.
Денис Гордийко фотосы

Иске Татар бистәсенең бөтен территориясендә гади участоклар юк, әмма, Наринэ Тютчева сүзләренчә, Кабан күленең барлык яр буеның язмышы турыдан-туры бәйле дүрт киңлек бар. Бу Вахитов мәйданы, элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы территориясе, «Татстрой» компаниясе бинасы, шулай ук Мәрҗани һәм Әхтәмов урамнары почмагында Иске Татар бистәсенең тарихи төзелеше. Эксперт хәзер тарихи Казанның әһәмиятле фрагментларын югалтмау мөһим дип ышана.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Иске Татар бистәсен үстерү буенча яңа мастер-планның төрле аспектларын регламентлаштырырга кирәк. Соңыннан документ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.

Казан Мэры концепцияне шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Казан елга порты территориясен үзләштерү һәм үстерү проектының баш архитекторы Татьяна Прокофьева белән җентекләбрәк эшләргә кушты.

Киңәшмәдән соң катнашучылар шәһәр башлыгы белән бергә элеккеге Петцольд һәм Плетневский сыра кайнату заводы биналарын карадылар. Биредә алар объектлар милекчеләре белән территорияләрне үзгәртеп кору һәм аларның тарихи үзенчәлекләрен саклау вариантлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Казанның беренче вице-мэры Денис Калинкин, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның урынбасары Радик Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, архитектор, Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләү буенча проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэрына Иске Татар бистәсен үстерүнең мастер-планын тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар