Казан мэриясе күренекле Совет һәм Россия кардиохирургы, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Сөләйман улы Акчуринның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Ренат Акчурин тернәкләндерү, кан тамырлары һәм кардиохирургиядә алыштыргысыз юнәлешләрне үстергән абруйлы белгеч буларак билгеле. Ул беренче булып Россиядә һәм Европада коронар артерияләргә операция ясаганда югары нәтиҗәле микрохирургия техникасы практикасын кертте. Кардиохирургның таланты һәм югары квалификациясе ярдәмендә меңләгән пациентның гомере саклап калынды.

Ренат Акчурин Татарстан Республикасы һәм Казан белән тыгыз элемтәдә торды. 2012 елда аның исеме ТР башкаласының Мактау китабына кертелде.

Ренат Акчурин турындагы якты хатирәләр аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан һәркемнең хәтерендә мәңге яшәячәк.

2024-10-07T13:51:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.