Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2026, 18:00

Казан мэриясе Иван Савельевның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша

РФ һәм ТР атказанган укытучысы белән хушлашу мәрасиме 7 нче шәһәр хастаханәсенең хушлашу залында узачак

Марат Мөгыйнов фотосы

Казан мэриясе Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Казанның Мактаулы гражданины, озак еллар дәвамында 131 нче лицейда директор булып эшләгән Иван Алексеевич Савельевның вафаты уңаеннан, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, кайтарып булмаслык югалту хәсрәтен бүлешә.

Иван Алексеевич 1941 елның 10 июнендә Тула өлкәсенең Минино авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм 1974 елда физика укытучысы булып эшли башлый.

Ул 1977 елдан 2006 елга кадәр Казанның 131 нче физика-математика лицеен җитәкли. Югары квалификацияле җитәкче, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы, Казан шәһәренең Мактаулы гражданины. «Хезмәт ветераны» медале, «Казан файдасына башкарылган фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән бүләкләнгән.

Иван Алексеевич 40 елдан артык гомерен мәгариф системасына багышлый. Казанда физика-математика һәм фәнни-техник белем бирүне үстерүгә ныклы нигез салып, 30 елга якын лицей белән җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән вакытта көчле укытучылар коллективы булдырыла һәм талантлы укучылар тәрбияләнә.

Лаеклы ялда булуына карамастан, Иван Алексеевич хезмәттәшләренә теләктәшлек белдереп, яшь укытучыларга ярдәм итә, озак еллар эшләгән лицейда хөрмәткә лаек шәхес булып кала. Иван Алексеевич Савельев турында якты хатирәләр укучыларының, хезмәттәшләренең, аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан кешеләрнең хәтерендә мәңгегә истә калачак.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 5 март көнне 11:00 сәгатьтә 7 нче шәһәр хастаханәсенең хушлашу залында була.

Барлык яңалыклар