В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хушлашу 7 нче ноябрьдә «Казан Нуры» мәчетендә булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Хушлашу 7 нче ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Фатыйх Әмирхан урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Казан Нуры» мәчетендә булачак.
Дамир Гыйсметдин 1949 елның 25 нче гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969-1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975-1986) «Чаян» журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. 1986-1990 елларда Д.Гыйсметдин КПССның Татарстан өлкә комитетында халыкара мәсьәләләр буенча консультант һәм бүлек инструкторы булып эшли. Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, Бөтендөнья Татар Конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә. 90 нчы еллар ахырында «Татскан» фин компаниясе вәкиллегенең генераль директоры булып эшли. 2003 елдан хәзерге вакытка кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында рәис урынбасары вазифасында эшләгән.