В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәнгать дөньясы зур югалту кичерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казан шәһәре Мэриясе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы директоры, Р.Яхин исемендәге 3-нче балалар музыка мәктәбе директоры Алмазов Илдус Гыйният улы вафат булу сәбәпле туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Илдус Гыйният улы Алмазов һөнәри эшчәнлеген 1962 елда Казанның 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы буларак башлап җибәрә. 1969 елда, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганчы ук, Түбән Кама музыка училищесы директоры урынбасары итеп билгеләнә, ә 1973 елда директор итеп билгеләнә. Аның шәхси инициативасы белән училищеда композиторлар бүлеге ачыла.
1977 елдан бирле Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре булып эшли. 1978 елдан 1986 елга кадәр Казанның 3-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә директор һәм укытучы була. Аның инициативасы белән хор бүлеге мөстәкыйль мәктәпкә – малайлар капелласына үзгәртелә. 1986-1989 елларда Казан музыка училищесы директоры була. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул педагогик практикага милли музыка коралларында уйнарга өйрәнүне кертә.
Илдус Алмазовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, ул ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2013 елда аңа «Таяныч һәм авторитет» номинациясендә ТР Хөкүмәте гранты тапшырылды.