Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2021, 12:31

Казан Мэриясе медикларга ярдәмгә 35 хезмәт автомобиле бүлеп бирәчәк

ТР башкаласында ашыгыч ярдәм мөмкинлекләре чигендә эшли, тәүлек буе чакыруларны 81 бригада кабул итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан Мэриясе беренчел сәламәтлек саклау челтәренең медицина хезмәткәрләре өчен 35 автомобиль бүлеп бирәчәк. Хезмәт машиналары пациентларның өйгә чакырулары һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан башка оператив бурычларны үтәүдә катнаша. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул итте.

Казанда коронавирус белән авыручылар буенча киеренке эпидемиологик ситуация саклана, ашыгыч ярдәм үз мөмкинлекләре чигендә эшли. Узган атнада пневмония һәм кискен респиратор-вируслы инфекция очраклары сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәмен чакыруларның саны узган атна дәрәҗәсендә сакланган һәм 3400 чакыру тәшкил иткән, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

«Бу бик күп, – дип ассызыклады ул. – без бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тиеш». – Бүгенге көндә Казанда тәүлек буе эшли торган 81 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы бар».

Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча медикларга сәламәтлек саклауның беренчел челтәре эше өчен 35 хезмәт автомобиле бүлеп биреләчәк. «Бу пациентларга өйдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады В.Жаворонков.

Медикларга ярдәм итү өчен өстәмә автомобильләр бүлеп бирү турындагы карар бер ел элек кабул ителгән иде инде, дип искәртте И.Метшин. Ул вакытта шәһәр сырхауханәләренә Башкарма комитетның 15 хезмәт автомобиле тапшырылды. Мэр бу хәлне контрольдә тотуны дәвам итәргә кушты. «Якындагы ял көннәрендә машиналарның санын арттыруны сорыйм. Бәйрәм көннәрендә чыгачак машиналарны билгеләргә кирәк, – диде И.Метшин. – Кешеләр ярдәм көтә, шуңа күрә бу мәсьәләне контрольдә тотуыгызны сорыйм».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.10.2021
Видеорепортаж
25.10.2021 12:28
Казанда тәүлек буе 81 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә
Барлык яңалыклар