Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның атказанган табибы 100-нче яшендә вафат булды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Казан шәһәре мэриясе Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби-кыр хирургы, ТАССРның атказанган табибы Татьяна Андреевна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә, аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Татьяна Андреевна 100-нче яшендә вафат булды. Ул якты, вакыйгаларга бай тормыш кичерде. Үзен игелекле һәм мактаулы табиб һөнәренә багышлап, ул бөтен сугыш юлын хәрби-кыр хирургы булып үткән һәм йөзләгән мең гомерләрне саклап калган. Татьяна Емелина үзенең күпьеллык хезмәте белән халыкның сәламәтлеген саклау эшенә һәм Татарстан Республикасының һәм аның башкаласының сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш кертте, алар тарихына үз исемен мәңгегә язып калдырды.
Сәламәтлек саклау легендасы, зур йөрәкле, киң күңелле кеше Татьяна Андреевна турында якты истәлекләр һәрвакыт казанлылар хәтерендә сакланачак.