Фото: Марат Мөгыйнов
Казан шәһәре мэриясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның Мактаулы гражданины Хәкимов Равил Гыйният улының вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Равил Гыйният улы 17 яшендә фронтка китә, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Эчке эшләр халык комиссариаты эчке гаскәрләрендә хезмәт итә, сугыш нәтиҗәләрен бетерүдә һәм Балтыйк буенда яшерен эшчәнлеккә каршы көрәштә катнаша. Сугыш беткәч, Совет Армиясе сафларында кала һәм Ватанга хезмәт итүгә 30 елдан артык гомерен багышлый.
Отставкага чыккач, Равил Гыйният улы актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итте, Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтенең актив катнашучысы булды. Үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Туган илебез хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
Равил Гыйният улының тормыш юлы – чын ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге.
Хәкимов Равил Гыйният улы турындагы якты хатирәләр аны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең хәтерендә мәңге яшәячәк.