В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул бүген озак авырудан соң 51-нче яшендә вафат булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казан Мэриясе Транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Владимирович Стукаловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ул бүген озак авырудан соң 51-нче яшендә вафат булды.
Николай Владимирович Стукалов 1969 елның 10-нчы маенда Казанда туган. Хезмәт эшчәнлеген 18 яшендә «Татэлектромонтаж» трестында монтажчы булып башлый, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң юридик белем ала. Транспорт тармагында белем багажы һәм эш тәҗрибәсе булган хәлдә, гади эшчедән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасына кадәрле юл уза.
Соңгы 12 елда Николай Стукалов Казанның Транспорт комитеты рәисе урынбасары булып эшләде. Ул халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эшен кураторлык итте.
Николай Стукалов - Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре. Аның казанышлары башка дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән дә билгеләп үтелде.
Хушлашу 1-нче февральдә 7-нче шәһәр хастаханәсендә булачак.