Шәһәр администрациясе аның вафатына бәйле рәвештә югалту ачысын уртаклаша.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Казан Мэриясе Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, «Бөтенроссия тарих һәм мәдәният ядкарьләрен саклау җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе рәисе, «ЗАБИР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Зәбирова Фәридә Мөхәммәт кызының вафаты белән бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.