Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны 95-нче яшендә вафат булды.
Фото: Марат Мугинов
Казан Мэриясе Борис Кузнецовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын һәм югалту ачысын уртаклаша. Борис Кириллович турында якты истәлек һәрвакытта да казанлылар хәтерендә яшәячәк.
Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26-нчы декабрендә Казанда туган. Армиягә чакырылганчы һөнәр училищесын тәмамлый һәм дары заводында токарь булып эшли. Кызыл армиядә хезмәт итүне 1942 елдан, Бөек Ватан сугышы фронтларында - 1943 елның маеннан сержант буларак башлый. 1944 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Воронеж, Степной, 1 һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында 1943 елда Днепр өчен сугышта, Корсунь-Шевченков, Уманск-Ботошанск (1944 ел), Сандомир-Силезск, Берлин һәм Прага өчен (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Сержант-элемтәче Борис Кузнецов Днепрны кичүдә аерылып тора. Озак вакытлар барган сугышларда ул күп тапкырлар элемтә линиясенең зарарланган урыннарын төзекләндерә. Ике тапкыр яралана, ләкин сафта кала. 1943 елның 20-нче октябрендә, укчылар ротасының сугышчан сафларында булып, командирлар үлгәннән соң, сугышчыларны атакага күтәргән. 1944 елның 22-нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Алга таба Б.Кузнецов разведка төркеме составында сугышкан.
1946 елдан Б.Кузнецов запаста була. Сугыштан соң ул республиканың халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашкан: нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Әлмәттә, Бөгелмә һәм Чистайда икмәк комбинатлары, шулай ук кайбер социаль объектлар, шул исәптән Казанда цирк, кирпеч заводлары һәм башкаларны төзүдә катнашкан.
1966 елда Борис Кириллович сәламәтлек торышы буенча пенсиягә чыга, ләкин эшен дәвам итә һәм Югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Борис Кириллович яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша, мәктәп укучылары, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрби училище курсантлары белән очрашулар үткәрә. Б.Кузнецов шулай ук ДОСААФ, РОСТО президиумнары әгъзасы, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, ТР ветераннар (пенсионерлар) советы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстан бүлеге эшендә актив катнашкан.
Б.Кузнецов Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 26 медаль белән бүләкләнгән. Ул 1995, 1996, 1997, 2005, 2010 һәм 2015 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан.
Нәкъ менә Борис Кириллович Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Казанда һәйкәл ачылган сугышчан-элемтәче образы булды.