В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатның гомере 7-нче февральдә вертолет казасы вакытында өзелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казан шәһәре Мэриясе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин Айрат Нәҗип улы вакытсыз вафат булу сәбәпле, депутатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Айрат Хәйруллинның гомере 7-нче февральдә Казан янында Bell 407 вертолетының бозга килеп төшүе нәтиҗәсендә өзелде.